Россия Пенсия фонды укучы яшьләр арасында пенсия грамоталыгы дәрәҗәсен күтәрү буенча мәгълүмати-аңлату кампаниясен дәвам итә. Кампания кысаларында 19 октябрьдә Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Ирина Алешина Комлы Ковали урта мәктәбенең югары сыйныфлар укучылары өчен дәрес үткәрде.
Укучылар Пенсия фондының ТР бүлеге һәм Пенсия фондының район идарәсе эшчәнлеге турында белделәр. Слайдлар күрсәтү белән бергә ул аңлаешлы итеп мәҗбүри пенсия иминияте системасы һәм пенсия законнары нигезе (яңа пенсия формуласы, пенсия тәэмин итүе вариантын сайлау, гражданның шәхси кабинеты һәм башкалар) турында мәгълүмат бирде. Дәрестә «Все о будущей пенсии для учебы и жизни» методик пособие һәм яңа«Школьникам о пенсии» сайты тәкъдир ителде.
Очрашу ахырында яшь кешеләр үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап алдылар һәм пенсия тематикасы буенча брошюралар һәм буклетларга ия булдылар.