Район башлыгы Михаил Афанасьев Югары Кармачи авылындагы Зилантово обителе скиты башлыгы игуменья Нина белән очрашты.

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

Алар иске дини обитель урынында яңаны төзү мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Бу көннәрдә скитта янгын чыккан һәм бинага зыян салган. Михаил Афанасьев Югары Кармачи авылында кирпечтән төзелгән барлык уңайлыклары булган яңа скит барлыкка килергә тиеш дип билгеләде, ә хәзер бина проектын әзерләү зарур. Игуменья Нина дин әһелләренә бар яклап ярдәм күрсәтүе өчен район башлыгына рәхмәт әйтте. Шулай ук ул Михаил Афанасьевтан Бутыри авылындагы янгыннан соң исән калган Мәрьям Ананың Казан иконасы хөрмәтенә салынган агач кәшәнәне җылытуда һәм скитка электр тоташтыруда ярдәм итүен үтенде. Район башлыгы шунда ук РЭС директоры Наил Бахтиозин белән сөйләште һәм дин әһелләренең проблемаларын хәл итүен үтенде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International