28 октябрьдә Халыкара анимация көне билгеләп үтелә. Бу мультфильмнар ясаучы һәм аларны яратучы бар кеше бәйрәме. Ә аларны кем ярата? Әлбәттә, балалар. Рождественоның "Капелька" балалар бакчасына йөрүче балалар өчен Рождествено авылы китапханәсе китапханәчесе Ю.М.Симонова "Мультяшный марафон" үткәрде. "Тайны мультипликации" әңгәмәсе вакытында балалар мультикларның ничек барлыкка килүе, аларның нинди булуы, персонажларның ничек җанлануы турында белделәр. Сценарист, мультипликатор, рәссам-аниматор, режиссер һөнәрләре белән таныштылар. Шулай ук иң яхшы мультфильмнарның әдәби әсәрләр, балаларның яраткан китаплары буенча эшләнүен белделәр. Моның өчен “Мультәкият” китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Аннан соң балалар яраткан мультфильмнар геройлары Мультпарадында катнаштылар, аларны үз кулларына алып карый алдылар. Бу Щелкунчик та, могҗизалар илнннән Алиса да, Россия мультфильмнары геройлары Алеша Попович һәм башкалар. Незнайка белән бергә күп кенә табышмакларга җавап таптылар, мультфильмнардан музыка һәм җырлар тыңладылар, блиц-сорауларга җавап бирделәр, "Солнышко и дождик”, "Воробушки и кот" уеннарын уйнадылар. Очрашу "Пластилиновая ворона" мультфильмын карау белән төгәлләнде.