Үзәк китапханәдә китапханә хезмәткәрләре өчен семинар булды

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

26 октябрьдә Үзәк китапханәдә китапханә хезмәткәрләре семинары булды. Киләсе елга отчетлар һәм планнар төзү, "Информационно-библиотечное обслуживание детей в РФ" порталында статистика формаларын тутыру буенча киңәшләр бирелде. Социаль челтәрләр ярдәмендә китапханәләргә яшьләрне җәлеп итү проблемасы турында фикер алыштылар. Семинарның иҗади өлешендә Үзәк һәм Балалар китапханәләре хезмәткәрләре төрле яшь категорияләре укучылары белән эш тәҗрибәсе уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International