Лаеш тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе территорияләрендә «Лукойл» ПАОның социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүче булган «Прикоснись к природе сердцем» проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Тылсымлы урманда очрашу” экологик-туган якны өйрәнү чарасы үткәрелде.
Оештыручылар балаларга әкияти формада кешенең табигать белән элемтәсе, аны саклауның зарурлыгы турында мәгълүмат җиткерделәр. Чара балаларда туган табигатькә мәхәббәт хисе, экологик культура, табигатькә карата яхшы һәм сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру максатларында үткәрелде. Әлеге максатларга ирешү өчен безнең тарафтан экологик тәрбия бирү буенча системалы төстә һәм төрле формада эш алып барыла.