Чара сыйныфларның визит карточкасыннан башланды. Мәктәп укучылары өчен конкурс программасы оештырылган иде, аның барышында алар үзләренең “өй эшләрен” – сәламләү, көзге ризык, модельләр, сәхнә күренешләре, артистларга пародияләр, шигырьләр тәкъдим иттеләр, табышмакларга җавап таптылар, шулай ук Мисс Көзне күрсәттеләр. Нәтиҗәдә 1 урынны 5 сыйныфның «Остаться в живых» командасы яулады, икенче урында - 8 сыйныфның «Овощное рагу» командасы, өченчедә – 7 сыйныфның «Осенний позитив» командасы. Барлык укучылар да яхшы әзерләнгән һәм лаеклы чыгыш ясадылар. Афәрин!