Үзәк китапханә Лаеш техник-икътисад техникумында укучылар өчен сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган “Кешеләр һәм язмышлар” тарих дәресе үткәрде

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

Үзәк китапханә Лаеш техник-икътисад техникумында укучылар өчен сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган “Кешеләр һәм язмышлар” тарих дәресе үткәрде. Репрессиянең масштаблары, ысуллары һәм тамырлары турында, язмышларына Сталин репрессияләре кагылган язучылар турында сөйләделәр. Шулай ук Россиядә һәм Татарстанда сәяси репрессияләр корбаннары саны турында мәгълүмат бирелде. Дәрестә балалар тоталитар режимнан зыян күргән Лаеш районы кешеләре, аларның истәлекләре һәм туганнарына язган хатлары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International