Чара башында бәйрәм тарихы турында сөйләделәр, аннан соң балалар мультфильмнарның ничек ясалуы, аларның нинди булуы, персонажларның ничек җанлануы, иң яхшы мультфильмнарның балалар яраткан китаплар әсәрләре буенча тууын белделәр. Хикәяләү слаөдлар күрсәтү белән үрелеп барды. Соңыннан балалар викторинада актив катнаштылар, табышмакларга җавап таптылар, мультфильмнардан яраткан геройларының рәсемен ясадылар. Чара «Пластилиновая ворона» мультфильмын карау белән төгәлләнде. Танып белү сәгате өчен «Мультипультитрямдия» китап күргәзмәсе оештырылган иде.