Державино авылы китапханәсендә «Жил-был ёжик» әдәби- интеллектуаль уен булды

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Яхшы балалар әкиятләреннән һәм тарихларыннан да яхшырак тагын нәрсә булырга мөмкин? Һәм еш кына мондый хикәяләрнең геройлары керпеләр була. Чара укучыларның китап уку белән кызыксынуын арттыру максатыннан уен формасында үткәрелде. Китапханәче балаларны Игорь Иванович Акимушкин биографиясе, аның «Жил-был ежик» хикәясе белән таныштырды, анда автор укучылар алдында искиткеч хайваннар дөньясын ача һәм аның күп яклы булуын кабул итәргә өйрәтә. Аннан соң балалар “Эрудитлар” конкурсында катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Ахырдан аларга иске китаплардан керпеләр ясау буенча осталык сәгате тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International