Әлеге истәлекле датага мәктәп каникулларының бер көнендә 25 Октябрь исемендәге поселок китапханәсе китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Радуга-дуга" әдәби уенын үткәрде. Чара башында китапханәче автор биографиясе, аның иҗаты белән таныштырды. Аннан соң балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, ребус һәм табышмакларга җавап таптылар. Балаларга Маршак әсәрләре булган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.