Азнакай шәһәре туристлары Лаеш ягы тарихы белән таныштылар

2017 елның 3 ноябре, җомга

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена тарих һәм Лаеш районының тарихи урыннары белән кызыксынучы кешеләр көннән-көн күбрәк килә. 1 ноябрьдә безгә Азнакай шәһәре укучылары, “Балалар иҗаты үзәге” туган якны өйрәнү бүлеге активистлары килде. Алар күрсәтмә экскурсияне кызыксынып тыңладылар, «Яшь археолог» интерактив уенында катнаштылар, мозаик үрү буенча осталык сәгатен мавыгып үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International