Рус халык традицияләрен яңарту, рус сөйләм һәм музыкаль халык иҗаты, традицион уен фольклоры белән таныштыру максаты белән 2 ноябрьдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда өлкән яшьтәге кешеләр өчен «Рябинник» рус фольклор бәйрәме булды.
Бәйрәм атмосферасында кунаклар өчен миләш агачы турында халык легендалары, сөйләмнәре һәм аның магик көче турында сөйләнде. Чакырылганнар төрле конкурсларда актив катнаштылар, әйлән-бәйлән йөрделәр, “Рябинник”ка багышланган такмаклар, җырлар җырладылар.