Россиядә халыклар бердәмлеге көне – дәүләт бәйрәме, ул тарихи яктан ерак 17 гасыр башындагы вакыйгалар белән бәйләнгән. Ул чакта 1612 елның 4 ноябрендә халык ополчениесе сугышчылары Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итәләр, чыгышына, нинди дингә табынуына һәм җәмгятьтәге урынына карамастан бар халыкның героизмы һәм бердәмлеге үрнәген күрсәттеләр.
Үзәк китапханәдә әләге датага «Россия! Единая и непобедимая» китап күргәзмәсе оештырылган, ул Россия дәүләте тарихы белән кызыксынучы бар кешегә адресланган.