Чара барышында балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Д.Н.Мамин-Сибиряк һәркемгә үзенең хайваннар турындагы хикәяләре белән билгеле. Үз иҗаты белән ул яшь буынны табигатьне яратырга һәм бәяләргә, хайваннарны сакларга һәм якларга өйрәтә. Быел Быел «Аленушкины сказки» китабы чыгуга 120 ел тула, шуңа бәйле төстә әлеге җыентыкны кычкырып уку уздырылды. Балалар атаклы «Алёнушкины сказки» әсәренең Мамин-Сибирякның иң яхшы әсәрләренең берсе булуын, аның дөньяның күп кенә телләренә тәрҗемә ителүен белделәр.
Аннан соң алар бик теләп әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр һәм Д.Мамин-Сибирякның «Найди пару из сказок», «Угадай отрывок из сказки», «Кто с кем говорит», «Продолжи название сказки» һәм башка әкиятләре буенча уеннарда катнаштылар.
Китапханәдә тууына 165 ел тулу уңаеннан «Д.Мамин-Сибиряк» китап киштәсе ясалган.