8 ноябрьдә район мәдәният йортының 35 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы булды. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе, «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов катнашты.
Мәдәният йорты фойесында кунакларны зур булмаган оркестр каршылады, ә бәйрәм программасы үзе сәхнәдә булды.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләрен юбилей белән район башлыгы Михаил Афанасьев котлады. Ул әләге сәхнәнең күп талантлы кешеләр әзерләвен һәм аларның бүген дә үз иҗатлары һәм казанышлары белән районыбызны данлавын билгеләп үтте. “Мәдәният йортларын күпләп төзергә, аларны иң заманча җиһазлар белән җиһазларга мөмкин, әмма их мөһиме – үз эшләрен яратучы кешеләр”, - диде Михаил Афанасьев. Аннан соң ул мәдәният йорты хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
«Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сүзләре буенча, лаешлылар елдан-ел яхшырак күрсәткечләргә ирешәләр. “Бу җир талантларга бай, кемдер инде үзен тапкан, ә кемнеңдер җиңел булмаган иҗади юл үзасы бар әле.Сезне юбилей белән котлыйм! Яшәгез, иҗат итегез, шатланыгыз!”, - дип өстәде Туманов. Ул район мәдәният йорты директоры Алмаз Якуповка Рәхмәт тапшырды.
Моннан соң бәйрәм чарасы җирле талантлар көче белән әзерләнгән матур концерт белән дәвам итте. Экранда юбилей котлаулары белән видеороликлар күрсәтелде. Районның мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев та сүз алды, ул үз бүләкләрен тапшырды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте