Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев Россия дәүләт университетының Казан филиалы директоры Рамил Шәрифуллин белән очрашты. Алар Лаеш районы һәм РДУ арасында икеяклы хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук Лаеш район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев һәм ЛТЭТ директоры Виктор Тябин да катнашты.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте