Бүген район мәдәният йортында Полиция көненә багышланган бәйрәм чарасы булды. Анда район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, район Советы аппраты җитәкчесе Илнар Хантимеров, РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев катнашты.
Хәзерге вакытта район полиция бүлегендә 128 хезмәткәр эшли. Татьяна Борһанова сүзләре буенча, хокук саклау органнарының җентекле һәм җиренә җиткерелеп башкарылучы эше – гражданнар һәм ил иминлегенең гарантиясе. Безнең полицейскийлар бу эшне бик яхшы булдыралар. “Без сезгә хезмәтегез өчен рәхмәтле, сез аның нәтиҗәлелеген көн саен раслыйсыз. Үз тормышыгызны куркыныч астына куеп иминлек һәм тәртип тәэмин итәсез. Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете һәм тыныч хезмәт телим!”, диде район башлыгы урынбасары. Ул шулай ук эчке эшләр органнары ветераннарын да Полиция көне белән котлады.
Аннан соң РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев Татьяна Борһанова һәм Илнар Хантимеров кулыннан полиция бүлеге коллективына Рәхмәт алды, алар үзләрен яхшы яктан гына күрсәткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәм чарасы матур концерт белән дәвам итте, аның барышында Юрий Летучев коллегаларын һәм эчке эшләр органнары ветераннарын Полиция көне белән котлады.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте