Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә ”эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Отчет чордагы оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Галиев доклад ясады. Гражданнарның үзара салымы турында референдумны әзерләү һәм үткәрү турында Лаеш районы ТСК рәисе Елена Сюнина чыгыш ясады. “Гражданнарның үзара салымы программасы ярдәмендә безнең авыллар төзекләндерелә, ул гамәлдә булган вакыт эчендә күп нәрсә эшләнде. Җыелган акчаны нәрсәгә тотасын халык үзе хәл итә. Бу эшнең бик нәтиҗәле схемасы, бигрәк тә авыл җирлекләре интенсив үскәндә карарларны бик үлчәп кабул итәргә кирәк”, - дип билгеләде район башлыгы Михаил Афанасьев.
Никольский авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының 2016 елда һәм 2017 елның 9 аендагы эше турында җирлек башлыгы Эрнст Алиев сөйләде.
Исегезгә төшерәбез: бу якшәмбедә, 19 ноябрьдә, районның барлык авыл җирлекләрендә гражданнарның үзара салымы буенча референдум булачак
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте