10-12 ноябрьдә Пермь өлкәсе Кунгур шәһәре көрәш буенча “Урал Кубогы” Бөтенроссия турнирында катнашучыларны кабул итте. Анда Россиянең 12 төбәгеннән 109 спортчы катнашты. Алар арасында Лаеш районы Пәрәү авылыннан Риназ Гарипов та бар иде. 60 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә киеренке көрәштә якташыбыз финалда гына җиңелде һәм икенче урын алды. Риназны котлыйбыз!