"Нәрсә ул китап, нигә кирәк ул?"

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаешның 1 нче гимназиясенең 1 “б” сыйныфы укучылары өчен "Нәрсә ул китап, нигә кирәк ул?" китапханә-библиографик дәресе үткәрделәр. Китап кешене балачагыннан ук каршы ала һәм гомере буе озатып бара. Китапханәчеләр балаларны язма барлыкка килү тарихы һәм китап структурасы белән таныштырдылар. Дәреснең максаты балаларны китап культурасы дөньясы, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, шулай ук китапка мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, уку белән кызыксыну һәм ихтыяҗ уяту,  китапханәдә үзеңне тоту кагыйдәләрен белүче грамоталы китап укучы тәрбияләү иде. Чара тәмамланганнан соң балалар викторинада катнаштылар һәм китапка карата саграк мөнәсәбәттә булырга кирәк дигән фикергә килделәр, чөнки ул күп кенә кызыклы һәм яңа нәрсәләр бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International