Бүген, 13 ноябрьдә, Халыкара сукырлар көнен бәйрәм итү кысаларында интернат мәктәпнең 7-11 сыйныф укучылары өчен Могҗизалар тудыручы Николай храмына һәм мәчеткә бару белән бергә Лаеш шәһәре буйлап экскурсия оештырылды.
Шәһәр мәчетендә балаларны җылы каршы алдылар. Хатын-кызлар барысын да бәйрәм табыны артына чакырды. Укучылар өчен экскурсияне Лаеш районы мөхтәсибе Равхат Хәлиулла улы Гатауллин үткәрде.
Мөәзин Рөстәм хәзрәт үз әңгәмәсендә барлык балаларны яхшы күңелле булырга, Аллаһы кушканнарны үтәргә һәм үз-үзләреннән оялмаска чакырды. Дин әһеле балаларга ислам нигезләре, мәчеттә үзеңне тоту этикасы, шулай ук мөселманның нинди сыйфатлар һәм казанышларга ия булырга тиешлеге турында сөйләде.
Балалар үз чиратларында үзләрен лаеклы тотарга, яхшы укырга һәм өлкәннәрне тыңларга сүз бирделәр.
Мәктәп директоры Венера Дәүлиева сүзләре буенча, мәчеткә бару мәктәп укучылары өчен ислам турында дин әһелләре авызыннан ишетеп белүнең искиткеч мөмкинлеге.
Аннан соң балалар Могҗизалар тудыручы Николай храмына юл алдылар. Храмга килеп җиткәндә гыйбадәткә чакырган чаң тавышы ишетелде.
Укучыларны храм башлыгы Сергий атакай каршы алды. Алар храмның эчке бизәлеше, аның җиһазлары, символикасы, иконографиясе белән таныштылар. Сергий атакай бүгенге көндә мәхәллә кешеләре көче белән храмны торгызу эшләре алып барылу турында сөйләде. Храмда гыйбадәтләр үткәрелә, аның территориясендә балалар һәм өлкәннәр өчен якшәмбе мәктәбе эшләп килә.
“Күпләр өчен храмга килү – ул православие кыйммәтләрен тирәнрәк аңлауга, аларны үз тормышында гамәлгә ашыруда бер баскыч, - дип очрашуга нәтиҗә ясый интернат мәктәпнең өлкән тәрбиячесе Татьяна Копцева. Шулай туры килде: без храмга һәм мәчеткә искиткеч көнне – Игелек көнендә бардык. Ул тел һәм мәдәни аерымлыкларына да карамастан, төрле милләтләрнең яхшы эшләр һәм гамәлләр нигезендә берләшүенә этәрә. Шулай итеп кенә бердәмлеккә һәм үзара аңлашуга ирешергә мөмкин бит”.
Храмнан чыккач барысы да бер-берсенә елмайды. Ноябрь яңгыры явуга да карамастан, һәркемнең күңеле шат һәм тыныч иде.