«Беренче сыйныф укучысына багышлау»

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

10 ноябрьдә Ташкирмән мәктәбендә 1 сыйныф укучылары өчен «Беренче сыйныф укучысына багышлау» бәйрәме булды. Аны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сержанова Светлана Махмудовна 5 сыйныф укучылары белән бергә әзерләде. Менә 2 ай инде кечкенә укучылар мәктәп тормышы белән танышалар. Бу вакыт эчендә алар күп нәрсәгә өйрәнделәр, күп нәрсә белделәр. Һәм мәктәп гаиләсенең тулы хокуклы әгъзалары булыр вакыт җитте. Тантана гаепчеләре бәйрәмгә матур киенеп һәм, әлбәттә, яхшы кәеф белән килделәр. Әмма багышлау йоласын үтәр һәм беренче сыйныф укучысы дипломын алыр алдыннан балаларга катлаулы биремнәр үтәргә туры килде. Аларны балалар өчен әкият геройлары - Путаница һәм Нехочуха әзерләде. Беренче сыйныф укучыларына табышмакларга җавап табарга гына түгел, үзләренең фикер йөртү сәләтен һәм фантазияләрен күрсәтергә, шулай ук шигырьләр сөйләргә һәм такмаклар җырларга да туры килде. Бар сынауларны да беренче сыйныф укучылары “яхшы” билгесенә үтәделәр. Бәйрәм азагында 5 сыйныф укучылары, өлкән һәм тәҗрибәле иптәшләр буларак, кечкенәләргә фатыйха бирделәр. Бу истәлекле көн беренче сыйныф укучылары йөрәгендә озак сакланыр.

Кызлар һәм малайлар! Белем иленә хәерле юл сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International