Массаж – ДЦП белән авыручы балаларны тернәкләндерү нигезе

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге логопедлары үз эшләрендә «Вибрационный пол» инновацион җиһазлардан файдалану белән бергә ДЦП белән авыручы балаларның йөзенә дифференцияләнгән массаж ясауны киң кулланалар. Келәм белән капланган идән музыка һәм тавышка ияреп автоматик төстә селкенә.

Белгечләр билгеләгәнчә, логопедик массаж виброидән белән комплекста тернәкләндерүдә уңай нәтиҗә бирә: мускуллар тонусы нормальләшә, хәрәкәт тойгылары стимуллаша, тавыш стимуллаша, вестибуляр аппарат эше яхшыра, киеренкелек һәм стресс бетә.

Логопед Гаврилова О.И.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International