Каипы авылы китапханәсе балаларны «Астрид Линдгрен и ее книги» китап күргәзмәсенә чакырды

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Малыш һәм Карлсон, Пеппи Длинныйчулок – әлеге әкият геройларын швед язучысы Астрид Линдгрен уйлап тапкан. Каипы авылы китапханәсе балаларны «Астрид Линдгрен и ее книги» китап күргәзмәсенә чакырды. Китапханәче аларны язучының кызыклы биографиясе һәм аның әсәрләре геройлары белән таныштырды. Балалар кечкенә Астрид Анна Эмилиянең еш кына китапханәдә югалуын, әкиятләр укырга яратуын, бик теләп мәктәпкә укырга йөрүен белделәр. Шулай ук А.Линдгрен китаплары геройларының берсе - Пеппи Длинныйчулокның барлыкка килү тарихын, Карлсонның герой исеме булмыйча, аның фамилиясе икәнен белделәр. Чара барышында балалар бик теләп «Эти строчки мне знакомы», «Что любит Карлсон?» конкурсларында катнаштылар, «Проделки Пеппи» кроссвордын чиштеләр, раскраскалар буядылар. «Малыш һәм Карлсон» мультфильмыннан өзек карадылар. Талантлы һәм атаклы швед язучысы геройлары белән “аралашуны дәвам итү” өчен яшь китап укучыларга төрелгән китапларның берсен сайлап алырга тәкъдим иттеләр. А.Линдгренның нинди китабы эләгү һәр укучы өчен сер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International