Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселокта 2003 елгы яшь категориясендә бадминтон буенча ТРның команда Чемпионаты һәм Беренчелеге (үзәк лига) тәмамланды

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

 Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселокта 2003 елгы һәм аннан яшьрәк яшь категориясендә бадминтон буенча ТРның команда Чемпионаты һәм Беренчелеге (үзәк лига) тәмамланды. Анда Алексеевск, Аксубай, Спас, Әлки, Балык Бистәсе, Чистай һәм Лаеш районнары командалары катнашты.

Лаеш районы командасын балалар һәм үсмерләр комплекслы спорт мәктәбе тренер-укытучысы Джеджула Роман тәрбияләнүчеләре – Хөсәенов Нияз, Игошин Кирилл, Рыжов Богдан, Федагин Александр һәм Гусева Елизавета тәкъдим итте. Алар барысы да Комлы Ковали мәктәбендә укыйлар.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Лаеш районы командасы 4 урын алды, алар ярымфиналда Чистай районы командасына 4:3 исәбенә, ә өченче урын өчен уенда Әлки районы командасы тарафыннан җиңелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International