Лаешның 2нче мәктәбенең хәрәкәтнең яшь инспекторлары (ЮИД) отряды Лаеш шәһәрендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннары истәлеге көненә багышланган "Помни и задумайся" акциясен үткәрделәр. ЮИДлылар"У пешехода нет подушки безопасности", "Пропусти пешехода" плакатлары белән барлык машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар, юл хәрәкәтендә катнашучы һәр кешегә мөрәҗәгатьләр тапшырдылар. Чара азагында РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Альберт Борһанов ЮИД отрядына чарада актив катнашуы өчен грамота һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУдан истәлекле бүләкләр тапшырды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте