Лаеш районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль хезмәткәрләре өлкән кешеләр белән эштә инновацион технологияләр кулланудан туктамыйлар. Өлкән кешеләр белән эшләүдә Рәхмәтуллина Екатерина тарафыннан кулланыла торган тагын бер технология – “Фототерапия”.
Фототерапия – социаль хезмәткәрнең өлкән кеше белән фотолар караганда аралашу өчен искиткеч мөмкинлеге ул, бу мораль, психологик һәм социаль тотрыклылыкка ирешү, шулай ук үзеңә ышануны югалтканнан соң кире кайтару мөмкинлеге.
Фототерапия процессында кеше уңай тойгылар туплый, үзенең социаль иммунитетын ныгыта. Фотография аркылы социаль хезмәткәр үзенең социаль хезмәтләр алучысына проблемалы хәлләрдән чыгуның яңа ысулларын һәм алгоритмнарын тапшыру мөмкинлегенә ия була. Өлкән яшьтәге кеше өчен фототерапия тернәкләндерү мөмкинлекләре бирә, тормыш белән кызыксынуны арттыра һәм тормыш активлыгын көчәйтә.
Фототерапия алга таба да социаль хезмәткәрләр тарафыннан үз карамакларындагылар белән эштә файдаланылачак, чөнки аны куллану ялгыз өлкән кешеләрнең социаль проблемаларын тирәнтен аңлауга этәрә һәм социаль хезмәткәр белән социаль хезмәтләр алучы арасындагы үзара аңлашуны сизелерлек яхшырта.