Хөрмәтле Лаеш районы халкы!
19 ноябрьдә районның барлык авыл җирлекләрендә гражданнарның үзара салымы буенча референдум булачак. Сайлау участокларында тавыш бирү сәгать 7дә башланып 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Үзең белән РФ гражданы паспорты булу кирәк.
Исегезгә төшерәбез: гражданнардан җыелган һәр сумга үзара салым программасы буенча Татарстан Республикасы бюджетыннан 4 сум бүленәчәк. Бу акчаларны торак пунктларны төзекләндерүгә тотарга була, мәсәлән, юлларны һәм су белән тәэмин итү системаларын ремонтлауга, зиратларны тәртипкә китерүгә, урамнарны яктырту өчен фонарьлар урнаштыруга һәм башкаларга.
Кадерле дуслар! Әйдәгез, районыбыз үсешенә шәхси өлешебезне кертик!