Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне

2017 елның 18 ноябре, шимбә

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне һәр җирдә төрле чаралар һәм акцияләр үткәрелә. Аларның максаты юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә үлемнәр проблемасына игътибар җәлеп итү, гомерне һәм сәламәтлекне саклау гарантиясе буларак юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең зарурлыгын укучыларның исенә төшерү.

Бүген Лаешның интернат мәктәбе актлар залында ЮХИДИ бүлеге вәкилләре белән берлектә юл-транспорт һәлакәте корбаннары истәлегенә багышланган чара булды.

Укучылар каршында Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы А.Ш.Борһанов, Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы М.И.Газизуллин һәм ЮХИ директоры Г.А.Зәйнуллина чыгыш ясады.

Алар юлларның машиналар йөри торган өлешендә үзеңне имин тотуның, яктылык кайтаручы элементлар булуның мөһимлеген искә төшерделәр.

Шулай ук сыйныфлар чарасында 2-11 сыйныф укучыларының юл хәрәкәте иминлеге буенча плакатларын яклау булды, аны балалар тәрбиячеләр белән бергә әзерләгәннәр. Алар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.  

Чарада катнашучылар юл һәлакәтләрендә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чара мәктәп янында урамда тәмамланды, анда балалар башка кире кайтарып булмый торганнар истәлегенә һавага 37 төрле төстәге шарлар җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International