Пенсия фонды алдакчыларның яңа төре турында кисәтә

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Соңгы вакытта интернетта кайбер сайтлар барлыкка килде, аларда СНИЛС номеры яки паспотр мәгълүматлары ярдәмендә “шәхси иминият фондлары тарафыннан акчалата түләүләр барлыгын” тикшерү мөмкинлеге тәкъдим ителә.

Беренче этапта граждан СНИЛС номерын яки паспорт мәгълүматларын кертә, моннан соң имеш сайт түләү өчен салынган сумманы күрсәтә. Күп очракта бу 100 мең сум тирәсе. Икенче этапта гражданга шәхси иминиятләүчеләрнең мәгълүмат базасына керү өчен түләргә тәкъдим ителә, моның өчен алдакчылар клиент счетына акчаны шунда ук күчерергә вәгъдә итәләр. Мөгаен, өченче этап та бардыр, әмма ПФРның матбугат хезмәте алай ерак кермәгән.

Моның белән бәйле төстә Пенсия фонды моңа охшаш сайтларга игътибар итмәскә һәм үзеңнең шәхси мәгълүматларыңа сакчыл карарга чакыралар. Тиешле пенсия түләүләре турында мәгълүматка бары тик Пенсия фонды сайтының Шәхси кабинетында, ПФРның смартфоннар өчен кушымтасында һәм дәүләт хезмәтләре порталында гына ышанырга мөмкин.    

ПФРның кайнар линиясе 8 800 302 2 302

Telegramда  онлайн консультация +7 (927)419-27-27,

Bot Telegram telegram.me/PFRTATARbot

Интернет-сайтлар www.pfrf.ru  sprrt.ru

Пенсия фондының район идарәсе тел.2-52-41

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International