Тәрбияче Гөлчәчәк Ибраһимова балаларга нәкъ 20 ноябрь көнне БМОның генераль ассамблеясы барлык илләргә Бөтендөнья балалар көнен бәйрәм итәргә тәкъдим итте. Үзәктә тәрбияләнүчеләр шулай ук Бала хокуклары конвенциясе белән таныштылар. Алар Конвенция маддәләре буенча белемнәрен геройлар хокуклары бозылу тасвирланган халык әкиятләре буенча уен-викторинада ныгыттылар. Мәсәлән, «Заюшкина избушка», «Золотой ключик», «Царевна лягушка», «Сестрица Аленушка и братец Иванушка» һәм башкалар. Мондый чаралар балаларда хокукый белемнәр нигезләрен, җәмгыятьтә уңышлы социальләшү өчен компетентлык формалаштыралар.