Район башлыгы Михаил Афанасьев районның православие дине әһелләре белән очрашты

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев районның җирле православие дине әһелләре һәм районның мәхәллә активы белән очрашты. Анда динне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук ТРның православие җәмгыятенең III форумына делегатлар сайлау булды. Ул 24 ноябрьдә Казан шәһәренең “Корстон” күңел ачу комплексында үтәчәк. Михаил Афанасьев җитәкчелегендәге Лаеш районы делегациясе составына 22 кеше керде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International