Үзәк китапханәдә Әниләр көненә багышланган музыкаль-шигъри кичә үтте

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

ЖЕНЩИНА - МАТЬ, ТЫ В ЛЮБВИ ВЫСОКА И ПРЕКРАСНА!

 

 

Женщина – чудо такое,

Какого  на млечном пути не сыскать!

И если «любимая» - слово святое,

То трижды священное «Женщина – Мать!»

 Үзәк китапханәдә шушы исем астында Әниләр көненә багышланган музыкаль-шигъри кичә үтте. Россиянең ноябрь календаренда бик яхшы һәм һәркемгә аңлаешлы бәйрәм бар, ул иң якын һәм кадерле кеше – ӘНИгә багышланган. Бу дөньяга килүнең беренче көненнән безне әни күзләре каршы ала, әни куллары җылыта, кайгы-хәсрәттән әни йөрәге саклый. Ул үзенә безнең шатлыкларны һәм борчуларны сыйдыра.

Бәйрәм барышында чәй табыны артында ягымлы әниләр шигырьләр сөйләделәр, яраткан җырларын җырладылар, биеделәр, гитарада уйнадылар, сәхнә күренешләрендә катнаштылар, үз әниләре турында хатирәләре белән уртаклаштылар. Бик күңелле чара килеп чыкты, аның азагында барысы да “Бердәм Россия”дән бүләкләр алдылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International