«Кечкенә кешенең зур хокуклары»

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Үзәк балалар китапханәсендә Лаешның 2нче мәктәбенең 5 “А” сыйныфы укучылары өчен «Кечкенә кешенең зур хокуклары» исемле хокукларны белүчеләр турниры үткәрелде. Анда «Я не прав, если не знаю своих прав» китап күргәзмәсе оештырылган иде. Чара барышында алып баручы балаларны БМО тарафыннан кабул ителгән ике халыкара документ белән таныштырды: кеше хокуклары декларациясе һәм бала хокуклары конвенциясе белән. Аннан соң балалар ике командага бүленделәр, команда капитанын сайладылар һәм үзара төрле конкурсларда катнаштылар: “Перекличка имен”, «Мои права»,  «Врасти в землю», «Права литературных героев», шулай ук «Посмотри эпизод сказки и скажи, о каком праве идет речь».

Балалар чарада хокуклар турында гына түгел, ә кешенең бурычлары, аерым алганда бала бурычлары турында да сөйләштеләр. Моның өчен зал уртасына ике кыз һәм малай чакырылды, алар төп геройлары әни, әби һәм Сережа исемле малай булган күренешне уйнадылар. Балаларга Сережаның өлкәннәргә карата үзен дөрес тотамы юкмы икәнлеген уйлап карарга һәм башкалар тәкъдим ителде. Чара азагында кайсы команданың хокукларны яхшы белүе турында йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International