4 гыйнвардан 8енә кадәр Лаеш районында Идел акваториясендә сноукайтинг буенча «Оранжевый ветер 2018» дигән Россия кубогының II этабы үтәчәк.
Сноукайтинг буенча Россия кубогы Татарстан Республикасының Кайтбординг Федерациясе һәм Татарстанның җилкәнле спорт Федерациясе инициативасы буенча Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы, Спорт әзерлеге үзәге, Татарстан Республикасы Лаеш районы ярдәме белән үткәрелә.
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Лаеш районы, Боровое Матюшино авылы, Идел елгасы акваториясе (“Санта” санаторие).
Яңа спорт елын “Оранжевый Ветер”да каршы алыгыз!
Чара программасы:
4 гыйнвар
10:00 Катнашучыларны терки башлау;
11:00 Ачу тантанасы;
13:00 Ярышлар старты;
5 гыйнвар
10:00 Катнашучыларны җыю;
11:00-16:00 Ярышлар.
6 гыйнвар
10:00 Катнашучыларны җыю;
11:00-15:00 Ярышлар;
15:00 Ярышларны ябу;
16:00 Җиңүчеләрне бүләкләү.
Катнашу өчен гаризаларны 2018 елның 5 гыйнварының 11 сәгатенә кадәр матбугат хезмәтенең oranjevyveter@gmail.com сайтына җибәрергә кирәк.
«Оранжевый ветер» кысасында сноукайтинг классында җилкәнле спорт буенча Россия кубогының II этабы ярышлары үтәчәк. Сноукайтинг – ул экстремаль җилкәнле спортның рәсми һәм тиз үсүче классы, анда ярышта катнашучы зур һава еланы - кайт ярдәмендә җил көчен файдалана. Кайт конструкциясе спортчыга җил тизлегеннән берничә тапкырга тизрәк хәрәкәтләнү һәм җил көчен генә файдаланып өскә берничә метрга сикерү мөмкинлеге бирә. Җил ярдәмендә ирешелгән дөнья рекорды сәгатенә 100 километрдан артыграк тәшкил итә.