22 ноябрьдә “Китап сандыгы” түгәрәге әгъзалары Габишево авылы китапханәсенә чираттагы чарага җыелдылар. Бу юлы аларны атаклы швед язучысы, дөньяга билгеле Карлсонны бүләк иткән Астрид Линдгрен белән әдәби танышу көтә иде. Электрон тәкъдир итү ярдәмендә китапханәче чарада катнашучыларны язучының кызыклы биографиясе белән таныштырды, яраткан геройларның берсе - Пеппи Длинныйчулокның ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Балалар Астрид Линдгренның әкиятчеләрнең төп бүләге - Г.Х.Андерсенның алтын медале белән бүләкләнгән булуын белделәр. Аның шулай ук бик күңелле ордены – Елмаю ордены бар. Ул балалар тарафыннан яраткан язучыларына тапшырыла. Тагын күктәге йолдызның аның исеме белән аталуын белделәр. Астрид Линдгрен бары тик балалар өчен генә язарга тели һәм яза да. Астрид Линдгренның геройлары бик күңеллеләр, кызыклар һәм һәрчак нинди дә булса шаянлык эшләргә яраталар. Шуңа күрә алар дөньяның бар илләре балаларына якын. Чөнки атаклы әкиятченең китаплары дөньяның 91 теленә тәрҗемә ителгән. Балалар аның әсәрләре битләре буенча мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, геройлары белән таныштылар. Алар кроссворд чиштеләр, «Карлслон, который живет на крыше» әсәре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, «Аукцион названий», «Телеграммы», «Собери письмо», «Подарки» конкурсларында катнаштылар. Ахырда балалар «Малыш и Карлсон» мультфильмыннан өзек карадылар.