“Йорт хуҗабикәсе”

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Алтын көз” социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре шундый исем астында чара уздырдылар.

Чара “Әниләр көне” бәйрәме алдыннан оештырылды. Ул һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел бу дата 2017 елның 26 ноябренә туры килә.

Конкурс программасында ведомство һәм ведомствоара исәптә торучы гаиләләрнең әниләре катнашты. Аларга төрле кызыклы биремнәр үтәргә тәкъдим ителде. Биремнәр үтәү нәтиҗәләре буенча һәр хатын-кыз үзен уңган хуҗабикә итеп күрсәтә алды.

Чара азагында һәр катнашучыга бүләк тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International