Хәзерге дөнья, цивилизацияле җәмгыять, кешелек тәҗрибәсе салымнардан кала дәүләт тарафыннан акча җыюның нәтиҗәле ысулын белми. Теләсә кайсы дәүләттә салымнар дәүләт бюджетының зур өлешен тәшкил итә.
Бүген Лаешның интернат мәктәбендә 5-11 сыйныф укучылары өчен “Салым грамоталылыгы дәресе” үтте. Аның максаты укучыларда салымнар һәм салым салу системасы турында дөрес күзаллау формалаштыру, салым түләүнең кирәклеген аңлату, салым түләүнең гражданның бурычы булуына дөрес караш тәрбияләү. Дәрес уен формасында үтте, балалар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, биремнәр үтәделәр, әңгәмәләрдә катнаштылар, реклама слоганнары уйлап таптылар. Дәрес беткәннән соң алар салым грамоталылыгы өлкәсендә белемнәрен киңәйттеләр, хокук культурасы дәрәҗәсен үстерделәр һәм аларның һәркайсын тулы хокук белән грамоталы салым түләүчеләр клубы әгъзасы дип санарга була.