Лаеш районында “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлегенең XXVII конференциясе үтте

2017 елның 24 ноябре, җомга

Лаеш шәһәренең мәгариф үзәгендә партия бүлеге секретаре – район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш җирле бүлегенең XXVII конференциясе узды. Көн тәртибендә 5 төп мәсьәлә бар иде. Районда партиянең «Историческая память» федераль проектын гамәлгә ашыру турында Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина сөйләде. “Бердәм Россия” партиясенең Татар Сараланы беренчел бүлекчәсе эше турында авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәбарәкшин доклад ясады. “Яшь гвардия” район яшьләр оешмасы эшчәнлеге белән оешма җитәкчесе Александр Портнов таныштырды. Аннан соң “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXVII конференциясенә делегатлар сайланды. Шулай ук яшерен тавыш бирү юлы белән сәяси совет составына “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге башкарма комитетының җитәкчесе Наталья Лицованы сайладылар.

Аннан соң район башлыгы Михаил Афанасьев партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырды: район Советы аппараты җитәкчесе Илнур Хантимеровка, РФ Дәүләт Думасы депутаты җитәкчесе ярдәмчесе Раил Шәмсетдиновка, район матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиевка, район мәдәният йорты директоры Алмаз Якуповка, Габишево авыл җирлеге башлыгы Рамил Хөсәеновка, Лаеш шәһәренең 1нче гимназиясе директоры Эльмира Абутдиновага, районның мәшгульлек үзәге баш бухгалтеры Наталья Рузановага. Соңыннан партиянең җирле бүлеге әгъзаларына бүләкләр тапшырылды.  

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International