«Сәламәт яшәү рәвеше»

2017 елның 24 ноябре, җомга

Лаешның тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен шундый исемдәге танып белү квесты үткәрелде.

Төркемнәргә бүленеп һәм «Здоровое питание», «Занятия спортом», «Режим дня» һәм башка станцияләр буйлап сәяхәт итеп ярышларда катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, логик тәртип төзеделәр, дөрес тукланырга һәм үзләренең көн режимын төзергә өйрәнделәр. Соңгы, “Сәламәтлек” станциясендә ярышларга йомгак ясалды һәм җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшырылды.

Нәкъ балачакта булачак сәламәтлек потенциалы салына, ул сәламәт тормыш рәвешен тәрбияләү өчен бик мөһим вакыт. Балалар сәламәтлекнең яшәү рәвешенә бәйле булуын яхшы аңларга сәләтле.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International