Бүген Казан шәһәренең “Корстон” комплексында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашында православие җәмәгатьчелегенең III форумы үтте. Анда шулай ук район башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчелегендәге Лаеш районы делегациясе дә катнашты. Форумда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка патриарх Кирилл исеменнән Казан епархиясенә зур ярдәме өчен II дәрәҗә «Слава и Честь» ордены тапшырылды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте