Бүген Лаешның интернат мәктәбендә 5 төркем тәрбияләнүчеләре тарафыннан (тәрбиячеләр М.А.Антонова һәм Н.Н.Миндубаева) оештырылган “Әни – дөньяда иң яхшы сүз” дигән чара булды.
Бәйрәм кунаклары мәктәп укучыларының әниләре һәм әбиләре иде. Алып баручылардан сәламләү сүзе 3 телдә – татар, рус, инглиз телләрендә яңгырады.
Чара шатлыклы һәм күңелле килеп чыкты. Төркемнең барлык тәрбияләнүчеләре сәхнәдә төрле рольләр уйнадылар: әниләр һәм аларның балалары, танылган җырчылар. Балалар әниләре хөрмәтенә шигырьләр сөйләделәр, сәхнә күренешләрендә уйнадылар, җырлар һәм такмаклар җырладылар. Барысы да презентация белән үрелеп барды, аның барышында төркем тәрбияләнүчеләренең әниләренең фотолары күрсәтелде.
Чара Шубертның "Аve, Maria" музыкасына дулкынландыргыч хореографик композиция белән төгәлләнде.