24 ноябрьдә Лаешның район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Ул барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, шулай ук иң яхшыларга бүләкләр тапшырды. Бәйрәм матур концерт белән дәвам итте, аны Лаеш районы артистлары әзерләде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте