Дөнья әни мәхәббәте белән матур

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

24 ноябрьдә  Сокуры авылы китапханәсендә авыл мәдәният йорты белән бергә «Прекрасен мир любовью материнской» ял кичәсе булды. Кичәне Сокуры авыл җирлеге ветераннар советы рәисе А.Е.Колесникова ачты. Ул бәйрәм белән котлады, шигырьсөйләде һәм җырлады. Китапханәче Дебердеева китап күргәзмәсен тәкъдим итте, бәйрәм тарихы турында сөйләде һәм әдәбиятка күзәтү ясады. “Хозяюшка” клубы әгъзалары үзләренең яраткан кулинар ризыкларын әзерләделәр һәм дегустация конкурсы үткәрделәр. Кичәдә әниләр адресына җылы сүзләр яңгырады, анда катнашучылар үз әниләре турында хатирәләре белән уртаклаштылар һәм алар хөрмәтенә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Мәдәният йорты фойесында клуб әгъзаларының иҗади эшләре һәм фотоколлажы оештырылган иде. Кичә чәй эчү һәм җырлар җырлау белән төгәлләнде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International