Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә искиткеч бәйрәм – Әниләр көнен билгеләп үтү гадәткә керде. 25 Октябрь исемендәге поселок китапханәчесе кече мәктәп яшендәге балалар өчен "Свет материнской любви!" әдәби уенын үткәрде. Балалар кызыксыну белән әлеге бәйрәм килеп чыгу тарихы турында, аны нинди илләрдә кайчан бәйрәм итүләре, төрле халыкларда нинди гореф-гадәтләр барлыгы, төрле илләрдә кешеләр әниләренә нәрсәләр бүләк итүе турында мәгълүмат тыңладылар. Әниләргә багышланган әдәби әсәрләрне искә төшерделәр, әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, уйнадылар, сорауларга җавап бирделәр. Чара барышында балалар әниләре өчен үз куллары белән бүләкләр ясадылар. Шулай ук китапханәче Сергеева Наталья Николаевнам"Ты одна такая - любимая и родная!" киап күргәзмәсе оештырды һәм аңа күзәтү үткәрде.