Экскурсия төркеме Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда булды

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

Бүген Лаеш шәһәре тарихы белән танышу өчен Биектау районыннан балалар һәм Аталар Советы рәисе Олег Викторович Крымкин килде. Экскурсия төркеме Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда булды, кызыксынып мозаик үрү буенча осталык сәгатендә катнашты, бөек шагыйрьгә һәйкәл салынган мәйданда, шәһәр үзәгендә булды, шәһәрнең истәлекле һәм тарихи урыннары белән танышты. Балалар Кама елгасының су киңлекләренә сокланып Яр буе буйлап үттеләр, Җиңү паркында һәлак булган сугышчылар истәлеген искә алдылар һәм Сугышчан Дан музеенда булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International