Халык яки традицион булмаган медицина инде күптән барлыкка килгән. Дәвалауның төрле төрләре һәм ысуллары кулланыла: фитотерапия, магнитотерапия, диеталар, металлотерапия, ач торып дәвалану һәм башкалар. Лаеш районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре Гүзәл Садыйкова үз карамагындагылар өчен төрле зурлыктагы төймәләрдән массаж келәме ясаган һәм аны үз эшендә куллана. Аякларга массажның мондый төре арганлыкны һәм киеренкелекне бетерә, организмны киеренкелектән азат итә һәм аны йокысызлыктан арындыра, кан әйләнешен нормага китерә һәм матдәләр алмашын яхшырта. Бу өлкән яшьтәге кешеләр өчен бик мөһим