Имин көнкүреш

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Лаеш районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамакларының өендә “Гражданлык оборонасы” темасына Игътибар! Бар кешегә! Девизы астында әңгәмәләр үткәрәләр. Әңгәмәләрдә үзеңне куркынычлардан ничек саклау темасына, шулай ук “Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы” темасына кагылалар, чөнки өлкән яшьтә булганлыктан, аларга еш кына газ һәм электр приборларыннан файдалану кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк.

Әңгәмә азагында экстрен хезмәтләр телефоннары булган белешмәлекләр тапшырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International