20дән артык ел элек җирдә замананың иң куркыныч һәм аңлаешсыз вируслы авыруы – СПИД эпидемиясе башланды. Аның йогышлылыгы, тиз таралуы һәм аны дәвалап булмау авыруга “ХХ гасыр чумасы” дигән дан бирде.
Бу вируслы авыру турында без 1981нче елдан башлап бик еш ишетәбез. Организмга бактерияләр, вируслар, инфекцияләр, химик факторлар үтеп керүгә җавап буларак, күзәнәк һәм гумораль иммунитет механизмнары активлаша. Әмма СПИД китереп чыгаручы вирус иммунитет күзәнәкләрен үтерә һәм организмны саклану чараларыннан мәхрүм итә – кеше гадәти инфекциядән үлә ала. Шуңа күрә вирус кешенең иммунодефициты вирусы (ВИЧ) дип атала.
Үзәк китапханәдә Халыкара СПИД белән көрәш көненә багышланган китап- иллюстратив күргәзмә оештырылды, анда әлеге куркыныч авыру турында мәгълүмат бирелә.