Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районннары территориаль бүлеге хәбәр итә: 2017 елның 1 декабрендә чишмә суын һәм чишмә янындагы туфракны лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсендә Урта Девятово авылы чишмәсендә лептоспироз кузгатучы табылды.
Әлеге мәгълүмат территориаль бүлеккә Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗның Лаеш, Питрәч, Балык бистәсе районнары филиалы тарафыннан тапшырылды.
Лептоспироз йогышлы табигый авыру булып тора, ул бавыр, бөерләр һәм нерв системасы зарарлану белән характерлана. Инфекция чыганаклары - йорт хайваннары: мөгезле эре терлек, дуңгызлар, этләр, шулай ук күселәр. Авыру хайваннардан кешегә лептоспир тапшырылуның төп факторы – су.
Кешеләрнең әлеге авыруны йоктыру очракларын кисәтү өчен кирәкле чаралар кулланылганчы Урта Девятово авылындагы чишмәдәге суны кулланудан тыелып торуны сорыйбыз. Чишмә суын куллану мөмкинлеге турында өстәмә төстә хәбәр ителәчәк.